Китапханә паркта 2019: викимедиачылар Татарстан Милли китапханәсенә Коръән тәрҗемәләрен бүләк итте

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • English (Мета-вики)

10 июня 2019 года
Милади тәкъвиме буенча 2019 нче елның 31 майга (Һиҗри тәкъвиме буенча 1440 нче елның 26 Рамазанга) төшкән җомга көнне Казанда «Китапханә паркта» халыкара инициативасы чикләрендә узган чаралар дәвамында,[1][2][3] викимедиачыларның халыкара җәмгыяте Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Коръәннең 3 тәрҗемәсен бүләк итте.

Ил буенча бу чаралар 27 майга туры килгән Гомумрусия китапханәләр көненнән соң уздырыла.[4][5][6][7] Төбәктә бу кампаниянең төп оештыручысы буларак ел саен бай агарту һәм күңел ачу программасын әзерләүче Татарстан Республикасы Милли китапханәсе булып тора.[8][9][10][11][12] Бу чараларда Татарстанның шәһәр һәм муниципаль районнары китапханәләре катнаша, укуга битараф булмаган җәмәгәть вәкилләре чакырыла — уңышлар сүзгә алына, бүләкләр тапшырыла, тематик күргәзмәләр эшли, экскурсияләр оештырыла, презентацияләр һәм викториналар урын ала.

Чараның рәсми өлеше татар һәм рус телләрендә алып барылды. Татарча (Фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)) һәм русча (Гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)) эстафета буларак оештырылган ачылыштан соң, бар җыелганнарны сәламләп, рәсми чыгышлар һәм уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә грамоталар тапшыру өчен сүз ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine) һәм Китапханәнең Химаячеләр шурасы (Архивная копия от 10 мая 2019 на Wayback Machine) җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка бирелде. Алга таба сквердагы халыкка Лобачевский һәйкәле урнашкан скверында җыелган халык Сабан туе ярышларында катнашу, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актёрлары куйган постановканы һәм яшьләр өчен үткәрелгән уен һәм бәйгеләрне карау тәкъдим ителде. Параллель рәвештә ачык һава алачыкларында төрле чаралар, янындагы китапханә бинасы буенча экскурсияләр, төрле урыннарында оештырылган мастер-класс һәм лекцияләр башланды. Шул ук арада китапларны бүләк итү, ТР бердәм укучы билетын һәм ЛитРес электрон китапханәсенә хисап язмасын теркәү пунктлары эшләп торды.

Бу чарага викимедиачыларның вәкиле буларак чакырылган Фәрһад Фәткуллин Россия халыклары телләрендәге Википедияләре» мета-проекты катнашучысы, Россия илкүләм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм глобаль Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы) быелгы программаның (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine) аерым мизгелләрен үз смартфона төшереп торды. Татарстан Милли китапханәсенә Изге Коръәннең өч телгә (французчага, испанчага һәм румынчага) тәрҗемәләре басылган китапларны бүләккә тапшыруыннан соң, җыелган халыкны кыскача сәламләү өчен микрофон алдына чакырылганда, 2018 ел википедиячысы буларак танытылды:

«Здравствуйте, дорогие участники мероприятия! Барыгызга хәерле көннәр, кадерле китап сөючеләре! Welcome everybody!

Җир йөзендә һәр берәүгә үз туган телендә бар галәмнәрнең гыйлеменә ирешүне булдыруга таба эшләгән Викимедиа халыкара волонтёрлык хәрәкәте исеменнән сезне сәламлим.

Татарстанның китапханәчеләр җәмгыятен (мәктәп, район һәм шәһәр, республикакүләм һәм төрле махсус китапханәләр вәкилләрен)[13] һәм укырга яратучыларын гомумроссия китапханәләр көне һәм бүгенге чара белән тәбриклибез.

Китап — текст яки аудио форматында булсын, кәгазьдә яки цифрада[14] — үзебезне белем белән баету һәм күзаллау көчебезне үстерү өчен әһәмиятле корал, димәк бүгенге көн гыйлем икътисады чорында балалар һәм олылар өчен бик кирәкле булган креатив иҗат сәләте һәм башка инновацияләр чыганагы булып тора. Китапханәләр исә бу кыйммәтле интеллектуаль контентка ирешү өчен иң әһәмиятле каналларының берсе булып тора.

Халыкара коллегаларыбыз белән киңәшләшеп, чарагызда катнашырга, Сезнең әһәмиятле функциягезгә хөрмәтебезне күрсәтергә һәм үзебезнең символик өлешебезне кертергә булдык. Бүгенге чара дөньяның бар мөселманнары өчен изге Рамазан ае дәвамында урын алуы аркасында, Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә бүләк буларак без Коръәннең тәрҗемәләре бастырылган өч басманы сайладык (французчага, испанчага һәм румынчага), бүләкнамәләрен исә русча, татарча һәм инглизчә яздык. Куллымдагы документ исә бу китапларның бүләк ителүен дәлилли.

Викимедиа волонтёрларының көндәлек өлеше Интернетта ясала - шунда ук бу чарадан фотохисабымны һәм бәйле өч телле (русча-татарча-инглизчә) яңалыгын да урнаштырачакмын.

Большое Вам спасибо за Вашу работу! Барыгызга бик зур рәхмәт!
»

Аудитория Викимедиа хәрәкәте идеалларына һәм Викимедиа проектлары максатларына, аларга ирешү өчен үз өлешен кертеп торучы волонтёрларына, аларның халыкара җәмгыятенең җирле мәдәниятне хөрмәт итүләренә, гыйлем икътисадында уку әһәмиятен һәм китапханәләр ролен публик килеш тануларына рәхмәт йөзеннән кул чапты.

Викисклад
Викисклад
На Викискладе? есть галерея:

Викимедиачылар илчесенең чыгышыннан соң, Күргәзмәләр һәм мәдәни бүлеге мөдире (Архивная копия от 9 июня 2019 на Wayback Machine) китапханәчеләргә таба җылы сүзләр өчен рәхмәтне белдерде, республикада төбәкне өйрәнү буенча иң эре үзәкләренең берсе буларак, күптелле Википедиягә регион тарихы һәм мәдәни мирасы турында мәкаләләр язучы Сәләт ВикиМәктәбе катнашучылары өчен ресурслары белән таныту чарасын оештырырга әзерлекләрен искәртте Гөлназ Илдар кызы. Сәләт хәрәкәте белән бергәләп үстерелеп торучы бу проектның бүгенге координаторы булган Тимерхан Шәйхетдиновка бу чакыруны тапшырачагын белдереп, Россия төбәкләренең җирле мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен глобаль дәрәҗәдә танытуда Викимедиа проектларының мөмкинлекләрен куллану өлкәсендә алып барылган күпкырлы эшчәнлек барганын хәбәр итте. проекты «Акыллы төбәк» инициативасының Татарстан пилоты чикләрендә башкарылуга әзерләнгән «Мәдәни мирас» юнәлешендәге проектларга тиелеп, хөрмәтле партнёрларында кызыксыну уята алачак мөмкинлекләр туганда эшлекле диалогны дәвам итү турында аңлашты.

Искәрмәләр[править]

  1. Возле памятника Лобачевскому проведут «Библиотеку в парке» под девизом «Читай! Думай! Говори!»(рус.)
  2. «Библиотека в парке» в Австралии, Библиотека г. Бёрсайд, пригород Аделаиды(англ.)
  3. «Библиотека в парке» в США, Публичная библиотека г. Канзас-Сити(англ.)
  4. Красноярская библиотека в парке
  5. Централизованная библиотечная система западного административного округа г. Москва (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
  6. Встреча «Библиотека в парке», Реутовский центральный городской парк
  7. Централизованная система массовых библиотек г. Уфа (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
  8. «Библиотека в парке» (май 2015 г.) (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
  9. «Библиотека в парке» (август 2015 г.) (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
  10. «Библиотека в парке» (май 2016 г.)
  11. «Библиотека в парке» (май 2017 г.)
  12. «Библиотека в парке» (июнь 2018 г.) (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine)
  13. Татарстан Республикасының китапханәләре
  14. Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.